MENU
Главная » Статьи » Татар халык җырлары

Сарман

Татар халык җыры

Сандугачлар кунып кайда сайрый?-

Сарман буйларында тирәктә.

Сиңа булган яш ьлек мәхәббәтем

Үрлеп чәчәк ата йөрәктә.

 

Сарман буйларыннан үткән чакта

Тыңларсыңмы җырлар җырлармын,

Күзләреңне тутырып  карарсыңмы,

Зәнгәр таудан яулык болгармын.

 

Сарман буйларында яшел алан,

Печәннәре җитәр бер заман.

Бергә яшәуләре ай күңелле

Әммә аерылышу бик яман

Категория: Татар халык җырлары | Добавил: Gamer (29.03.2015)
Просмотров: 382 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Создать бесплатный сайт с uCoz