Главная » Статьи » Татар халык җырлары |
Ай,җаный, суларда.
Әйдә,иркәм, алып барам Чишмәләргә, суларга; Чишмәләрдән су алганда Су чәчрәтеп уйнарга. Ай, җаный, суларда ла Су чәчрәтеп уйнарга. Өй эчләренә керәсең, Гөлләргә уреләсең; Гөлгә карыйм, сиңа карыйм- Син матур күренәсең. Ай, җаный, күз нурым, Син матур күренәсең. Атлар җиктем мин чанасыз, Чыгып киттем чарасыз; Күрер кузгэ зур да түгел, Чибәрлеккә чамасыз. Ай, җаный, күз нурым, Чибәрлеккә чамасыз. Абау, бәгърем, керфегең, Бирче миңа бөртеген; Бик еракларга китәм ич, Төсең итеп йөртермен. Ай, җаный, керфегең, Төсең итеп йөртермен. | |
Просмотров: 330 | |
Всего комментариев: 0 | |