MENU
Главная » Статьи » Татар халык җырлары

Ак кораб

Агыйделдә ак кораб ла
Утырдым алга карап.
Бер генә сүз әйтер идем
Нурлы йөзеңә карап.

Агыйделне иңләп, буйлап
Йөзәрсең үрдәккәем.
Бик күп кайгылар кичердең
Түзәрсең йөрәккәем.

Кайгы димә, хәсрәт димә,
Кайгыларга баш имә.
Кайгыларга башың исәң
Рәхәт яшәрмен димә.

Категория: Татар халык җырлары | Добавил: Gamer (29.03.2015)
Просмотров: 815 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Создать бесплатный сайт с uCoz