Главная » Статьи » Татар халык җырлары |
Кара урман
Кара да гына урман, караңгы төн, Яхшы атлар кирәк лә үтәргә; Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым пар усак, Ай, аерылмас дус булсак. Заманалар авыр, михнәтләр күп, Дус-иш кирәк донъя көтәргә; Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым пар каен, Ай, аерыллышмик дускаем. Дус-иш белән бергә яшәгәндә Теләкләргә тизрәк лә ирешәсең. Карурманны чыккан чакта Кисеп алдым пар усак, Ай, аерылышмик дус булсак. | |
Просмотров: 352 | |
Всего комментариев: 0 | |