Главная » Статьи » Татар халык җырлары |
Кубәләгем
Күбәләк гөлләргә кунса, Гөлләр тибрәлә микән? Ул да мине сагынганда, Күбәләгем,түгәрәгем , Асыл кошым,сандугачым, Җырлап җибәрә микән?
Күбәләккәй гөлгә кунга, Гөлдә булгай оясы; Минем күңелем сиңа тарта Күбәләгем,түгәрәгем, Асыл кошым,сандугачым, Син бит күңелем кояшым.
Тау астында, тал астында Салкын чишмә тугәрәк; Очып барым күрер идем, Күбәләгем,түгәрәгем, Асыл кошым,сандугачым, Әгәр булсам күбәләк. | |
Просмотров: 448 | |
Всего комментариев: 0 | |