MENU
Главная » Статьи » Татар халык җырлары

Нигә яна йөрәгем?

Сандугачлар ияләшкән

Су әчәргә миләштән.

Сагынуларым бетәр иде,

Сине куреп сөйләшәсем.

 

Кушымта:

Их,тала,тала,

Тала ике беләгем.

Нигә тала,нигә яна

Икән минем йөрәгем?

 

Агиделдә басма салдым

Каеннан сайлап кына.

Яннарыңа  барыр идем

Кош булып сайрап кына.

 

Кушымта.

 

Агидел суы тирбәлә,

Уртасында сал булса.

Суга салсаң, калкып чыгар

Безгә насыйп яр булса.

 

Кушымта.

 

 

Агиделкәйне кичкәндә

Җырлыйм ишкәк ишкәндә.

Өзелә үзәк, яна йөрәк

Җаныем искә төшкәндә.

 

Кушымта.

Категория: Татар халык җырлары | Добавил: Gamer (29.03.2015)
Просмотров: 329 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Создать бесплатный сайт с uCoz