MENU
Главная » Статьи » Татар халык җырлары

Наласа авыл көе

Өздереп гармун уйныйлар

Наласа авылында .

Йөрәгемә утлар яктың –

Янам мин ялкыныңда.

 

Төнбоеклы тирән күлдә

Тезелеп йөзә аккошлар.

Үсеп җиткәч, чит җирләрдә

Йөртә безне язмышлар.

 

Бала чагым гөрләп үтте

Наласа кырларында.

Сагынуларым , сагышларым

Бу моңлы җырларымда.

Категория: Татар халык җырлары | Добавил: Gamer (29.03.2015)
Просмотров: 469 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Создать бесплатный сайт с uCoz