MENU
Главная » Статьи » Татар халык җырлары

Ишкәкче җыры

Бөтенләйгә инде еракларга

Пар аккошлар киткән бу күлдән;

Мин дә китәм инде

Шул якларга карап,

Тик үкенмәм микән, үкенмәм?

 

Мин дә китәм инде бу яклардан

Көймәләрдә ялгыз күлләрдә...

Армас микән кулым,

Талмас микән кулым

Ишкәкләрне ялгыз ишкәндә?..

 

Ул да минем кебек саргаймасын

Гүзәл кошым минем, аккошым.

Аннан башка бәхтем

Ярты гына минем,

Ничек итеп аны онытасың?!.

Категория: Татар халык җырлары | Добавил: Gamer (29.03.2015)
Просмотров: 355 | Рейтинг: 0.0/0
Всего комментариев: 0
Добавлять комментарии могут только зарегистрированные пользователи.
[ Регистрация | Вход ]

Создать бесплатный сайт с uCoz