Главная » Статьи » Татар халык җырлары |
Олы юлның тузаны
Олы юлның тузанын Үзем күрдем тузганын. Белми калдым, сизми калдым Яшь гомеремнең узганын.
Олы юлнаң тузанында Калды минем эзләрем; Кайда икән яшьлегем, дип, Шул юллардан эзләдем
Олы юлнаң тузанында Югалттым эзләремне. Их,кайтарып алыр идем Узган гомерләремне.
Олы юлдан атлар килә, Безгә кала тузаны. Алда гомер бардыр барын Сагындыра узганы. | |
Просмотров: 314 | |
Всего комментариев: 0 | |