Главная » Статьи » Такмаклар |
Такмаклар Әйдә бергә җырлаек Төрлесен такмакларның Яшел, зәңгәр, кызылын Түгәрәк, шакмакларын. ********************** Әйдә дуслар җырлык әле Уйнаган гармуннарга Ал чәчәкләр кебек яшик Бирешмик кайгыларга. ********************** Бура башы түгәрәк Килеп кунды күбәләк Әгәр ишеткән булсагыз Әйдә җырлык бергәләп. ********************** Ике тавык, бер курица Көймәдә катаються Минем кем белән йөреүм Сиңа не касаеться. ********************** Тәрәзә аша күрдем Тастымал элгәнеңне Әйтмәсәңдә белдем инде Кем белән йөргәнеңне. ********************** Әнә килә автомобиль Төягәннәр попирос Сөясеңме, сөймисеңме Конкретный вопрос. ********************** Әнә килә автомобиль Төягәннәр чи кәртә Чит илләрдә шунсы кыен Сагындыра кич, иртә. ********************** Иртән торып тышка чыксам Таянам кәртәләргә Таянсам да кәртәләргә Иркәм юк иркәләргә. ********************** Минем иркәм бик уңган Одеколон подарил Урам аша чыккан чакта Күсәк белән ударил. ********************** Әнә килә автомобиль Тйягәннәр киң каеш Үз үзеңне әллә кемгә Куясың понимаешь ********************** Иртән торып тышка чыксам Сыер капка башында Тугә диеп әйткән идем Очып китте басуга. ********************** Шырпы кабы, шырпы кабы Шырпы кабы бушаган Безнең ауыл егетләре Шүрәлегә охшаган. ********************** Биек тауда таш тегермән Яшь бодай тарта икән Хатын үзе картаймаса Ирләр картайта икән. **********************
Агиделнең агым суы Агып килә таң белән Үтә инде гөмерләрем Глел сагыш, гел моң белән. ********************** Әбекәем әйт кызыңа Май астына тоз салсын Каба орчыгын алсын да Безгә вечерга барсын. ********************** Кашың кара булу белән Күзең кара булмагач Буләкләрең чүпкә очсын Үзең мина булмагач. ********************** Казаннардан кайткан чакта Чишмәләр кайсы якта Уй уйлама җырлар җырла Эчләрең пошкан чакта. ********************** Безнең авыл өсләрендә Йолдыз яна яктырак Айга да бит йолдыз якын Син генә миннән ерак ********************** Куляулыгым юар идем Ишек алдым күл булса Көндә куреп кайтыр идем Җир астыннан юл булса. ********************** Агиделне аша чыктым Ак бәкәлле ат белән Ара ерак, яна йөрәк Сөйләшәек хат белән. ********************** Биек тауның башларына Яткан аю баласы Ашап, эчеп, уйнап, көлик Дөнья бездән каласы ********************** Лимон сары, чия кызыл Була бит ул пешкәндә Өзелә минем үзәккәем Сез исемә төшкәндә. ********************** Рәт итәм, рәт итәм Бәрәнге җарить итәм Егетләр белән гулять итәм Ирем белән жить итәм. ********************** Әнә килә автомобиль Төягәннәр кыярлар Борыныңны бик күтәрмә Чиләк эләп куярлар. ********************** Әнә килә автомобиль Төягәннәр порошок Төне буе утырабыз Бер – беребезгә карашып. ********************** Стаканың крлы – мырлы Тоткасы юк тотарга Мин җырлыймын, син эчеп куй Рәхәт булсын йөтарга. ********************** Роза гөле иң матур гөл Гөлләрнең падишасы Их җаныем бик сагындым Ничекләр кавышасы. ********************** Авыл капкасын кем ачты Сарыклар чыгып качты Кеше хәлен кеше белми Минем корсагым ачты. ********************** Кимә итек, ки чабата Чабата тиз атлата Тиз атлаган киленнәрне Кайнаналар ярата. **********************
Яшь киленнәр борынгыдан Иртә торырга тиеш Кайнанасы торуына Чәйләр куерга тиеш. ********************** Кайнананың комганында Җылы су өзелмәсен Килен кеше йөгереп торсын Атлап кына йөрмәсен. ********************** Тар басмадан су алганда Беләкләрең талмасын Безнең хәтер калса калсын Коданыкы калмасын ********************** Син устердең кызыңны Мин үстердем улымны Гөмерлеккә тату яшик Бир кодагый кулыңны. ********************** Синең нурлы йөзләреңне Көндә күрәсем килә Йөрәгемдәге серемне Сиңа сүләсем килә. ********************** Үтте дә китте яшьлегем Үткәнен дә тоймадым Я үтмә дип, я китмә дип Үзен бер дә тыймадым. ********************** Бөгелә каен, бөгелә каен Матур бөгелмәсәдә Күңелем уйлый, эчем өзлә Сезгә сизелмәсәдә. ********************** Тәрәзәдән җилләр исә Чәчәкләргә кагылып Шул чәчәкләр арасыннан Сезне эзлим сагынып. ********************** Тәрәзәдән җилләр иссә Исле гөлләр бөгелә Бергә чаклар искә төшсә Минем эчләр өзелә. ********************** Кулларыңа чәчкә тотып Агидел буен буйла Җилләр исеп тал тибрәнсә Мин сагына дип уйла. ********************** Биек тауның башларында Сызганып урак урдым Әйткән сүзләреңне тыңлап Истәлке язмак булдым. ********************** Тәрәзәмдә сандугач Очып китә сайрагач Җырлау түгел еларсыңда Өзлеп – өзлеп сагынгач. ********************** Үткен икән чалгыгыз Мәк чәчәген чабыгыз Өзлеп – өзлеп искә төшә Бергә үскән чагыбыз. ********************** Сәхрәләргә чыктым исә Ал чәчәкләргә карыйм Ал чәчәкләр сезнең төсле Алып түшемә кадыйм. ********************** Җир җиләкләре коелыр Урман юлы тапалыр Көтәлмим сине гөмергә Мәхәббәтем саф калыр. ********************** Кызлар кия кызыл ыштан Безгә карасы да юк Хәзер кызлар үзе килә Барып аласы да юк. **********************
Ике тычкан кочаклашып Кереп китте тишеккә Ике тычкан кавышканны Кавышырбыз ничектә. ********************** Шәхәрләрдән кайткан чакта Кулларында сумочка Сумочканың эчләрендә Биш тиеннек булочка. ********************** Авыллардан киткән чакта Кулларында чимодан Чимоданның эчләренә Сыер гына сыймаган. ********************** Татарча - кая барасың? Урысча – куда идёшь? Сөйгән ярың ташлап китсә Пожалуй сума сойдёшь. ********************** Китәм инде, китәм инде Китәм инде каласың Мин киткәчтән кемнәр сөяр? Син тәре баганасын. ********************** | |
Просмотров: 740 | |
Всего комментариев: 0 | |