Главная » Статьи » Татар халык җырлары |
Сагыну
Бездә биек таулар бар ла, Тау астында таллар бар. Талда яфрак, миндә сагыш, Сездә нинди хәлләр бар? Тау астында салкын чишмә, Агып төшә улакка. Сагынуларым әйтер идем Җил дә исми шул якка. Алмалар өзәр идем лә, Бауларга тезәр идем. Янмаса бу йөрәккәем, Сагынуга түзәр идем. Салкын чишмә буйларында Атлар эчерсәң иде. Туган-ускән илләреңдә Гомер кичерсәң иде. | |
Просмотров: 376 | |
Всего комментариев: 0 | |