Главная » Статьи » Татар халык җырлары |
Җомга
Тал бөресе, тал бөресе, Тал бөресе талларда; Сандугачым, әйтеп сайра: Сөйгән ярың кайларда?
Сандугачым, очасыңмы, Кипте инде күлләрең; Синең янга барып кайта Һәр көнне күнелләрем.
Акырын искән җил селкетә Агыйдел камышларын; Кем аерылмый, шулар белми Аерылу сагышларын.
Агиделләр дулкынлана, Дулкынлана, комлана; Басып сайрар талы сынса , Сандугач та моңлана.
Моңлы кичтә талъян гармун Кемнәр уйнатыр иде? Син булмагач куңелемне Кемнәр юатыр иде?
Гармуныңны тартып уйна Урләргә менгәндә дә, Онтасым юк улгәндә дә, Гурләргә кергәндә дә. | |
Просмотров: 366 | |
Всего комментариев: 0 | |