MENU
  • Маленькая деревня

    Баргызбаш (башк. Барғыҙбаш) — деревня в Дюртюлинском районе Башкортостана, относится к Маядыковскому сельсовету. Население на 1 января 2009 года составляло 142 человек.Почтовый индекс — 452318, код ОКАТО — 80224816008.

  • Маленькая деревня

    Предлагайте свою информацию для публикации на этом сайте, будь то ваши фотографии, произведения или стихи.

Авылымның урамы.

Авылыбызның урамы да,берәү генә шул безнең,

Өйләрен санап карасаң,бармак та җитәр дисең.

Үзе бәләкәй булса да, урамы аның иркен,  

Тирә ягы саз булса да,шундый матур һәм күркәм.

Халыклары тырыш булгач,шаулап-горләп яшәде,

Ямьле яшел җәйләр җиткәч,яшене да яшнәде.

Игеннәре күкрәп уңды,авылым кырларында,

Сарык көтүләре булды, ялан, басуларында.

Ак сакаллы бабайлар,бал кортлары үстерде,

Корыч куллы абыйлар,тракторларда җир сөрде.

Мәктәбе дә балкып торды,электор ламполары,

Балалар үсеп таралды,сокландырып җир шарын.

Менә инде бушап калды,авылның урамнары,

Өйләре дә сирәгәйде,анда, монда утлары.

Балкып торган дөньяларын,ташлап китте өлкәннәр

Анда бармый калып булмый,бакыйлыкка күчкәннәр.

Унҗиде яшьлек кызлар да,хаклы ялга киткәннәр,

Теләсә, теләмәсә дә,картаеп та беткәннәр.

Авылыбызның урамында,чәнчү улән үсмәсен,

Кайтыгыз пенсионерлар,авыл кабат гөрләсен.

Создать бесплатный сайт с uCoz